16+

Тәгәри китте тубым

17 июньнән 2 июльгә кадәр Казанда барган Конфедерацияләр Кубогына йомгак ясалды.

Тәгәри китте тубым

17 июньнән 2 июльгә кадәр Казанда барган Конфедерацияләр Кубогына йомгак ясалды.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов чыгышында әйтелгәнчә, «Казан-Арена» футбол стадионында үткәрелгән матчларны 150 мең кеше караган, шулардан 5 меңе - чит ил җанатарлары. 100 мең кеше җанатар паспорты белән җәмәгать транспортында бушлай йөргән. Казанда хәзер 16600 урынга 179 кунакханә һәм хостел бар. Конфедерацияләр Кубогы көннәрендә кунакханәләр 90 процентка тулган.
- Спорт чарасын 709 журналист, 39 телекомпания яктыртты. Мексика журналистлары Казан турында 30 минутлык фильм төшерде, әлеге фильм Мексикада, Португалиядә күрсәтеләчәк. Конфедерацияләр Кубогы матчлары көннәрендә кайбер урам юлларында транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләп торырга туры килде. Футбол стадионы тирәсендәге йортларда яшәүчеләргә автомобильләрдә йөрү аеруча кыенгарак туры килде. Ләкин кешеләр мәсьәләне аңлап кабул итте, моның өчен рәхмәт! - дип әйтеп үтте Дамир Фәттахов.
Мэр Илсур Метшин да үзенең фикерләре белән уртаклашты.
- Спорт делегацияләре, FIFA һәм Россия Федерациясе җитәкчелеге Конфедерацияләр Кубогының Казанда узган матчларын оештыруга югары бәя бирде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшләрне үз игътибарында тотты. Чит ил һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары казанлыларның ачык йөзле булуларын мактады. Бөтен нәрсә дә акчадан гына тормый, казанлыларның зыялылыгы үсә бара. Казан чиста, чисталыкка игътибар бирдек һәм бирәчәкбез. Иң мөһиме - спорт чарасы тыныч узды, «ЧП» булмады. Кимчелекләрне исәпкә алачакбыз, камиллекнең чиге юк, - диде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы спорт чарасын оештыруда катнашкан барлык хезмәтләргә, шулай ук казанлыларга рәхмәтен җиткерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading