16+

«Түгәрәк уен» быел Казанда уза

«Түгәрәк уен» Халыкара татар фольклор фестивале быел Казанда уза. Ул Татарстан башкаласында 3-6 августта үтәчәк VI Бөтендөнья татар конгрессы съезды кысаларында оештырыла.

«Түгәрәк уен» Халыкара татар фольклор фестивале быел Казанда уза. Ул Татарстан башкаласында 3-6 августта үтәчәк VI Бөтендөнья татар конгрессы съезды кысаларында оештырыла.

Фестивальдә Россиянең 20 төбәгеннән фольклор коллективлар катнашачак, шул исәптән: Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Кырым, Мордовия, Чувашия, Удмуртия республикалары, Пермь крае, Әстерхан, Волгоград, Киров, Нижгар, Самара, Свердлау, Төмән, Оренбург, Омск, Пенза өлкәләре, шулай ук чит илләр: Литва, Польша, Казахстан һәм Кытай, Австралия, Төркиядән вәкилләр булачак. Барлыгы фестивальдә 800ләп кеше катнашыр дип көтелә.

Музей-тыюлык территориясендә берьюлы инструменталь, вокал, йола, бию, уен һәм башка мәйданчыклар оештырылачак, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмә-ярминкәсе һәм төрле остаханәләр эшләячәк.

Бәйге нәтиҗәсе буенча 8 номинациядә җиңүчеләр билгеләнәчәк: «Иң яхшы вокалчы», «Иң яхшы вокал коллектив», «Иң яхшы бәет һәм мөнәҗәтләр башкаучы», «Традицион музыка уен коралларында иң яхшы уйнап башкаручы һәм коллектив», «Иң яхшы фольклор-этнографик коллектив», «Иң яхшы фольклор-бию коллективы», «Балаларның иң яхшы фольклор-этнографик коллективы» (10-14 яшьлекләр).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading