16+

Әтиләр көне кирәк

Казанда узган "Әни бөеклеге" бөтенроссия дүртенче форумда Әтиләр көнен уздырырга кирәк дигән фикер яңгырады. Тиешле документлар җитәкчелек тарафыннан имзаланса, бәйрәм һәр октябрьнең соңгы якшәмбесендә үткәреләчәк.

Әтиләр көне кирәк

Казанда узган "Әни бөеклеге" бөтенроссия дүртенче форумда Әтиләр көнен уздырырга кирәк дигән фикер яңгырады. Тиешле документлар җитәкчелек тарафыннан имзаланса, бәйрәм һәр октябрьнең соңгы якшәмбесендә үткәреләчәк.

Самар өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин:

- Яшь кызларга, балаларга әниләрнең вазифасы хакында сөйләргә кирәк. Балалар хәзер уенчык уйнап үсми, гел телефон, копмьютер, телевизор белән генә кызыксына. Ә курчакка күлмәк тегү, бәйләү, чигү - болар барысы да тәрбия бит. Кызганыч, яшь әниләрнең күбесе үзләре тегә, чигә белми. Аңлашыла да, үзең бәйләп кигәнче, яңа кием алу күпкә уңайлырак шул. Аннары гаиләдә әти дәрәҗәсен, ата абруен күтәрү мөһим. Малайлар арасында хатын-кыз тәрбиясендә булып бик иркә, нечкә күңелле булып үскәннәр еш очрый.

- Әниләр бәйрәме бар, әтиләр көнен булдыру да кирәк, минемчә. 23 февраль ул әтиләр көне түгел, Ватанны хәзер хатын-кызларыбыз да саклый. Безнең Самарада әтиләр бәйрәмен үздыру гадәткә кереп бара, ел саен әтиләргә багышлап концерт программасы оештырыла. Әтиләр көне рәсми төстә булдырылса бик файдалы, яхшы булыр иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading