16+

Тимер юлларда өч бала имгәнде, бер бала поезд астында калып үлде

Һава, елга һәм тимер юл транспорты кайнап торган үзенә бер дөнья. Ни хәлләр бар икән әлеге тарафларда? Шушы сорауны Россия Эчке эшләр министрлыгының транспорт буенча Казан линия идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Игорь Павлюхинга бирдем.

Һава, елга һәм тимер юл транспорты кайнап торган үзенә бер дөнья. Ни хәлләр бар икән әлеге тарафларда? Шушы сорауны Россия Эчке эшләр министрлыгының транспорт буенча Казан линия идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Игорь Павлюхинга бирдем.

– Ел башыннан административ хокук бозуларга һәм җинаятьләргә бәйле 3800 гариза керде, – диде Игорь Павлюхин. Кызыксынып, шунда ук сүзеннән бүлдердем:

– Бик күпме бу?
– Татарстанга гына түгел, Киров өлкәсенә дә хезмәт күрсәтәбез. Ике төбәкне исәпкә алып караганда күп түгел. Пассажирларның төрле эчтәлектәге үтенечләре дә әлеге гаризалар исемлегендә, – дип дәвам итте әңгәмәдәшем. – Һава, елга һәм тимер юл транспортында хокук тәртибе елдан-ел ныгый бара. Транспортта 373 җинаять теркәлгән булса, шуның 243е инде ачылды. Сугышуларга һәм көчләүләргә юл куелмады. Пассажирларны талауның бер генә факты булды, бу очракта да җинаятьче кайнар эздән тоткарланды. Горький тимер юлында вазифа биләгән затларның икътисади җинаятьләргә һәм ришвәтчелеккә кагылышлы гамәлләре буенча 68 җинаять эше кузгатылды. Гаеплеләрдән 2 571 216 сум акча дәүләткә кире кайтарып алынды. Идел һәм Чулман елгаларында рөхсәтсез рәвештә зур ятмә белән балык тоткан, яр буйларында законны бозып хуҗалык эшчәнлеге алып барган 24 физик һәм юридик зат җинаять җаваплылыгына тартылды.

– Наркотикларга каршы алып барган көрәштә җиңүле күрсәткечләр бармы?
– “Казан” һәм “Бигешево” халыкара аэропортларыннан, Бөгелмәдәге төбәк аэропортыннан самолетлар Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Минеральные Воды, Краснодар, Сочи (Адлер), Сургут, Анапа, Екатеринбург, Махачкала, Надым, Яңа Уренгой, Нарильск, Нефтеюганск, Нижневартовск, Новосибирск, Сыктывкар һәм башка шәһәрләренә оча. Ерак илләрдән: Төркия, Германия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Греция, Сирия, Болгария, Чехия, Венгрия, Кытай һәм якын илләрдән: Үзбәкстан, Әзәрбайжан, Төрекмәнстан, Тажикстан белән авиарейслар гамәлдә. Тагын поездларда һәм теплоходларда күпме пассажир йөри. Транспорт полициясе наркотикларга бәйле 22 җинаятьне фаш итте, законсыз әйләнештән 1067 грамм синтетик һәм үсемлекләрдән ясалган 625грамм психотроп матдә тартып алынды.

– Укучы балалар каникулларга шатлана, ә сез һәрвакыт борчуга каласыз.
– Узган ел тимер юлларда дүрт бала имгәнде. Быел да дүрт факт теркәлде, ләкин, быел бер бала поезд астында калып үлде. Тимер юл хуҗалыгы ул уен яки тилмереп йөри торган урын түгел. Без вокзалларда “Пассажир сәгате” (“Час пассажира”) пропаганда чаралары, мәктәпләрдә лекцияләр үткәрәбез. Ата-аналар белән өлкәннәр дә балаларга тимер юлларда уйнауның фаҗигале икәнлеген искәртеп торсыннар иде. Вагон яки цистерна өстенә менәргә ярамый, чөнки анда чыбыкка тотынмасаң да ток суга.

– Әңгәмәне йомгаклап, ни әйтерсез?
– Ата-аналар, кабатлап әйтәм, үз балаларына игътибарлы булсыннар иде. Сәфәрдә документларны, акчаларны бик сакчыл йөртү кирәк, таныш булмаган кешеләр белән кәеф-сафа кормагыз. Пассажирларга һава, елга һәм тимер юл транспортында имин юллар телим. Транспорт полициясе хезмәткәрләре дә юл сәфәрләре имин булсын өчен тырыша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading