16+

Әтисен үтергәч, әнисенең дә башын кисеп ала...

40 яшьлек ир-ат әти-әнисе белән талаша.

40 яшьлек ир-ат әти-әнисе белән талаша.

Самара өлкәсендә хокук саклаучылар коточкыч җинаятьнең сәбәпләрен ачыклый. 40 яшьлек ир-атны үзенең әтисе белән әнисен үтерүдә гаеплиләр. Фаҗига Самара шәһәрендәге йортларның берсендә була. Бу турыда Тольятти.оналйн сайты хәбәр итте.

40 яшьлек ир-ат әти-әнисе белән талаша. Аннары ул әти-әнисенә берничә тапкыр пычак белән суга. Шуннан соң бу ир-ат әнисенең башын зур пычак — мачете белән кисеп ташлый, диелә бу хәбәрдә.

Самараның Промышленный районы тикшерү бүлеге 40 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен тикшереп бетергән. Аны ике кешене үтерүдә гаеплиләр. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Самара өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, җинаять 25-31 август көннәрендә була. 40 яшьлек ир-ат үзе белән бергә фатирда яшәүче әтисенең гәүдәсенә кимендә ун тапкыр пычак белән суга, әнисенә дә якынча шул санда пычак кадый, аннары пычак белән әнисенең башын кисеп ала. Имгәнгән ир белән хатын урында һәлак була. Мәрхүмнәрнең җинаятьче уллары исә бу урыннан качып китә.

4 сентябрьдә бу ир-атны Санкт-Петербург шәһәреннән Самарага китерәләр. Ир-атка психология-психиатрия экспертизасы ясыйлар. Нәтиҗәдә бу кешенең психик тайпылышлары булуы ачыклана. Аңа махсуслашкан типтагы психиатрия хастаханәсендә стационарда күзәтү астында мәҗбүри рәвештә дәвалау таләп ителә,

Хәзерге вакытта мәҗбүри чараны куллану өчен, җинаять эшен судка тапшырганнар, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading