16+

Тиздән Кырлай авылында Кыш бабай резиденциясе эшли башлый

5 декабрьдә Арча районының Кырлай авылында Кыш бабай резиденциясе эшли башлый. Кыш бабайга кунакка казанлылар һәм республика районнарында яшәүчеләр дә бара ала - гыйнвар аенда резиденциягә туп-туры автобус йөриячәк, автобусның юлга кузгалу урыны - "Татарстан" кунакханәсе.

Кыш Бабайга теләкләрне язып хат та юлларга була. Аңа балалар гына түгел, олылар да хат яза икән - кемдер могҗизага ышана, кембер бабайга теләкләр яза, кемдер тылсымчыга узган елда биргән бүләкләре өчен рәхмәт сүзләре юллый... Казанда яшәүчеләр резиденциягә хатны Бауман урамы, 25 нче йорт адресы буенча урнашкан "Әкият" йортына кереп юллый ала. Анда Кыш бабай өчен почта тартмасы урнаштырылган. Теләге булган һәр кеше тылсым иясенә 30 сумга хат яза ала.

Хатлар Татарстаннан гына түгел, Себер, ерак һәм якын чит илләрдән дә килә икән. Ничек кенә булмасын, ул һәр кешегә җавап хаты юлларга тырыша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading