16+

«Тәмле Казан» Россиянең гастрономия һәм кулинария фестивальләре унлыгына керде

Рейтинг "ТурСтат" аналитика агентлыгы белән төзелгән.

Рейтинг "ТурСтат" аналитика агентлыгы белән төзелгән.

Шул рәвешле "Тәмле Казан" белән бергә Россиянең иң популяр гастрономия һәм кулинария фестивальләре унлыгына "Русская каша" (Белогород), "Праздник огурца" (Суздаль), "Сызранский помидор" (Самара өлкәсе), "Раненбургское застолье" (Липецк өлкәсе), "Все будэ смачно!" (Алтай крае), "Гастроном" (Екатеринбург), "Малина-2017" (Рязан өлкәсе), "Кургоня" (Мордовия) һәм "Перевозинский засольник" (Удмуртия) фестивальләре керде. Әлеге исемлеккә Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә уза торган иң популяр гастрономия фестивальләре ("О, да! Еда!", "Taste of Moscow") кертелмәде.
Искәртеп китик, быел "Тәмле Казан" фестивале Татарстан башкаласында 7-9 июльдә "Меңьеллык" паркында узачак. Былтыр әлеге фестивальдә 29 мең кеше катнашкан, дип яза Казан мэриясе сайты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading