16+

Әтнә районында котыру авыруы ачыкланган

Әтнә районының Чембулат авылындагы бер урамда карантин игълан ителгән. Котыру авыруының чыганагы песи ди.

Әтнә районының Чембулат авылындагы бер урамда карантин игълан ителгән. Котыру авыруының чыганагы песи ди.

Районның баш ветеринар табибы Рөстәм Һашимов “ШК”га сөйләгәнчә, авылдагы бер хуҗалык ишегалдына таныш булмаган песи кереп, өйдәге песиләргә ташланган. Песи аларны аралап алырга теләгән йорт хуҗасына да, аның хатынына да ташланган. Йорт хуҗасы, аның котырган булуын аңлап, тиз арада ветеринарларны чакырткан.

– Песине лабораториягә алып барып тикшерттек. Аңарда чыннан да котыру авыруы барлыгы ачыкланды. Песигә ул тычканнан ияргән дип уйлыйбыз. Авыру тычканны тоткан булган, күрәсең. Авыру чыккан урамдагы терлекләргә вакцина ясалды. Ул урамда бер айга карантин игълан ителде, – диде Рөстәм Һашимов.

Аның әйтүенчә, әлеге авыру терлекләр өчен дә, кешеләр өчен дә бик куркыныч.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading