16+

Тәнзилә һәм Габбас Вафиннар: "50 елдан артык мал асрыйбыз, мондый хәлне күргән юк иде әле"

Яңа Чишмә районында Тәнзилә һәм Габбас Вафиннар гаиләсе хуҗалыгында бер сарык 4 бәти китергән.

Тәнзилә һәм Габбас Вафиннар: "50 елдан артык мал асрыйбыз, мондый хәлне күргән юк иде әле"

Яңа Чишмә районында Тәнзилә һәм Габбас Вафиннар гаиләсе хуҗалыгында бер сарык 4 бәти китергән.

Бәтиләрнең өчесе ак, берсе кара, дип яза җирле басма.

- Без 50 елдан артык хуҗалыкта сарыклар, кәҗәләр һәм мөгезле эре терлек асрыйбыз, әмма сарыкның берьюлы 4 бәти китерүе беренче тапкыр, - ди Габбас абый. - Әлбәттә ике, өч бәти китергәннәре бар. Менә бу көннәрдә генә тагын ике сарык икешәрне бәтиләде һәм сарыклар саны 12 булды.

- Сарыкның 4 бәтигә сөте җитеп бетми, иң кечкенәсе - кара бәтигә кәҗә сөте эчертәм, анысын башкалар кага, кызганам да", - дип сөйләде Тәнзилә апа.

Вафиннар ул сарыкны Корбан бәйрәменә чалырга уйлаган булган, әмма буаз булгач калдырганнар, ә менә бәйрәм алдыннан 5 яшьлек сарык берьюлы 4 бәти китергән, диелгән район хәбәрендә.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading