16+

Тоталь диктант телләр географиясен киңәйтә

Татар, рус һәм немец телләре белән беррәттән тоталь диктантны эрзя һәм мокша телләрендә язачаклар.

Татар, рус һәм немец телләре белән беррәттән тоталь диктантны эрзя һәм мокша телләрендә язачаклар.

Акция бу елның 6 апрелендә узачак. «Эрзя һәм мокша телләрендә тоталь диктант» россиякүләм белем бирү бушлай акциясенең оештыручылары булып Фин-угыр халыклары мәдәниятенең Идел буе үзәге һәм Мордовия Республикасының мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы тора. Тоталь диктантта яшь, милләт, социаль статус, эрзя һәм мокша телләрен ни дәрәҗәдә белү-белмәүгә карамастан, теләге булган һәркем катнаша ала. Татарстанда әлеге акция мордва халкы күпләп яшәгән районнарда узачак. Нәтиҗәләр тоталь диктант үтеп биш көн узганнан соң игълан ителә. Аларны Фин-угыр халыклары мәдәниятенең Идел буе үзәгенең рәсми сайтында карарга мөмкин булачак, дип хәбәр итә Татарстан халыклары дуслыгы йорты мәгълүмат үзәге.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading