16+

Товар сыйфатсыз булганда нишләргә?

21 августтан 4 сентябрьгә кадәр Казанда Татарстан буенча Кулланучылар хокукын һәм кеше иминлеген яклау өлкәләрендә күзәтү федераль хезмәте идарәсенең балалар өчен товарларның сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча «кайнар линия» эшли. Бу хакта журналистларга кулланучылар хокукларын яклау бүлеге җитәкчесе Ирина Әхмәтшина хәбәр итте.

21 августтан 4 сентябрьгә кадәр Казанда Татарстан буенча Кулланучылар хокукын һәм кеше иминлеген яклау өлкәләрендә күзәтү федераль хезмәте идарәсенең балалар өчен товарларның сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча «кайнар линия» эшли. Бу хакта журналистларга кулланучылар хокукларын яклау бүлеге җитәкчесе Ирина Әхмәтшина хәбәр итте.

Ирина Әхмәтшина әйтүенчә, халык күпчелек очракта аяк киеме, уенчыклар, бала арбаларының сыйфатына зарлана икән.
- Балага теге яки бу товарны сатып алганда аның мәгълүматлар язылган тамгасына игътибар итәргә кирәк. Анда ЕАС дигән язу бар. Ул тикшеренү узган, товар бала өчен куркынычсыз дигәнне аңлата. Шулай ук товарда рус телендә язылган мәгълүмат та булырга тиеш, - дип киңәш бирә ул.

Белгеч аңлатканча, төсе, фасоны, яки размерлары буенча туры килмәгән товарны ике атна дәвамында алыштырырга мөмкин. Кайвакыт кулланучылар товарны ярлыксыз, төрү материалы булмаган килеш, яисә бераз гына киелгәнне алып килә. Мондый очракта закон сатучы ягында.

Товарны тапшырганда исә язма рәвештә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Акча өч көн эчендә кире кайтарыла. Ә товар сыйфатсыз булганда кагыйдәләр бераз үзгәрәк. Кулланучы мондый шикаять белән мөрәҗәгать иткән очракта, сатучы товарның сыйфатын тикшерергә тиеш. Әгәр ул катлаулы булып, сыйфатсызлыгын тиз генә ачыклап булмаса, сатучы өстәмә рәвештә тикшеренү үткәрергә хокуклы. Монысы инде егерме көнгә кадәр сузылырга мөмкин. Шунысын белеп тору да файдалы: сыйфатсыз товарны кулланучы ике ел узгач та кире кибеткә кайтарып бирергә хокуклы.

Сатып алучы теге яки бу товарның сыйфатыннан канәгать булмаса, иң элек сатучыга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Әгәр ул кулланучыны кире борса, Роспотребнадзорга гариза язарга кирәк. Шикаятьләр нигезле булса, сатучыга 100 мең сум күләмендә, ә товар сәламәтлеккә зыян сала торган дип табылса, 300 мең сум һәм аннан да күбрәк штраф салына. Ирина Әхмәтшина әйтүенчә, мондый хокук бозу очраклары эре булмаган кибетләрдә ешрак очрый.


Куен дәфтәренә

Шалтыратулар 8(843) 221-90-16 телефоны буенча ял һәм бәйрәм көннәреннән кала, көн саен 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк. Төшке аш вакыты 12.00-13.00 сәгать аралыгында каралган.

Шулай ук, (843) 273-15-83 телефоны буенча дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 10.00 сәгатьтән 15.45 сәгатькә кадәр шалтыратырга мөмкин. Төшке аш вакыты 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading