16+

Җәмәгать туклануы оешмалары - катгый контрольдә

Татарстанда кайбер җәмәгать туклануы оешмалары яңа коронавирус инфекциясе белән бәйле элеккечә үк куркынычсызлык чараларын үтәми. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Любовь Авдонина белдерде.

Татарстанда кайбер җәмәгать туклануы оешмалары яңа коронавирус инфекциясе белән бәйле элеккечә үк куркынычсызлык чараларын үтәми. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Любовь Авдонина белдерде.

 "Кызганычка каршы, әлегә җәмәгать туклануы объектлары тиешле күләмдә профилактика чараларын үтәми. 186 объект тикшерелде, 13ендә хокук бозу ачыкланды. Барлык хокук бозучылар шулай ук беркетмәләр төзү өчен чакырылган, һәм бу өлештә без хуҗалык итүче субъектларга шулай да профилактика чараларын тайпылышсыз үтәү кирәклеге турында мөрәҗәгать итәбез, чөнки без бу өлештә өстәмә чикләүләр кертергә һәм Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан күңелләрне төшерергә теләмәс идек", - диде Авдонина республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыятькә багышланган матбугат конференциясендә.
Белгеч шулай ук азык-төлек сәүдәсе объектларында хокук бозулар булуын билгеләп үтте. Узган ике атнада Роспотребнадзор хезмәткәрләре 293 сәүдә ноктасын тикшергән һәм 19 хокук бозуны ачыклаган. Болар барысы да хезмәткәрләрнең маска-перчатка режимын үтәмәүләренә карый.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading