16+

ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле монголлар иленә сәяхәт кылды

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Россия белән Монголия арасында дуслык күпере салынуга 55 ел тулуга багышланган чараларда катнашты.

Әлеге чара Монголиядә ел саен бер ай дәвамында уздырыла. Фольклор музыкасы ансамбленең әлеге бәйрәмдә икенче тапкыр катнашуы. Беренче тапкыр ансамбль бу илгә 2008 елда, ике ил арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнашуга 48 ел тулганда бара һәм Улан-Батор каласында чыгыш ясый.

Быел 20 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Монголиянең Эрдэнэт, Дархан, Улан-Батор калаларында чыгышлар ясады. Тамашачылар арасында дәүләт җитәкчеләре, рус телен тирәнтен өйрәнүче монгол балалары, зур предприятие җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре бар иде.

Әлеге сәфәрдә Мәскәүдә яшәүче якташыбыз, Россия табигый фәннәр Академиясе академигы Илдар Рөстәм улы Үтәмешев тә катнашты.

Концертлар Россия Федерациясенең Монголиядәге илчелеге, Россиянең Монголия белән хезмәттәшлеге вәкиллеге һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading