16+

ТР Югары суды хатынын һәм ике баласын үтерүчене гомерлеккә хөкем итте

Татарстан Югары суды Менделеевскидан 41 яшьлек Айнур Харисовны гомерлеккә хөкем итте.

Татарстан Югары суды Менделеевскидан 41 яшьлек Айнур Харисовны гомерлеккә хөкем итте.

Үзенең элеккеге хатынын һәм ике баланы рәхимсез рәвештә үтергәне өчен ир-ат калган гомерен махсус режимлы колониядә уздырачак. Судья аңа соңгы сүзен биргәндә Айнур Харисов чын күңелдән үкенүен һәм аны үлем җәзасына хөкем итәргә соравын гына әйтте.

Исегезгә төшерәбез, узган елның декабрендә Менделеевскида бөтен Татарстанны шаккаттырган фаҗига булды. Төнлә исерек Айнур Харисов элеккеге хатынын, кечкенә улын һәм үги улын суеп чыккан иде. 12 яшьлек малай (хатынның беренче никахтан туган улы) тәрәзәдән качып котыла алган һәм полиция чакырткан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading