16+

Транспорттагы аудиоязмада тукталышларны дөрес әйтмәү күпләрне борчый

"Чаллы хәбәрләре" газетасын укучы Әдип исемле кеше Чаллыда трамвай һәм автобусларда тукталышларны татар телендә дөрес хәбәр итмәүләре өчен борчыла.

"Чаллы хәбәрләре" газетасын укучы Әдип исемле кеше Чаллыда трамвай һәм автобусларда тукталышларны татар телендә дөрес хәбәр итмәүләре өчен борчыла.


Ул редакциягә: «Трамвайларда еш йөрим. Яңа вагоннарда аудиоязмада тукталышларның дөрес әйтелмәвенә игътибар иттем. Мәсәлән, 9 нчы трамвай. Ир-ат тавышы рус телендәгесен дөрес җиткерә. Аннан хатын-кыз тавышы, һәм диктор «киләсе тукталыш» дип әйтми. Шуннан буталыш китә. 6 нчы трамвайга күчеп утырдым, анда да шул ук хата. Яңа автобуслар буенча да сораулар бар. Тукталышларны дөрес хәбәр итмәгәндә, кәеф югала. 2015 елда ук мэриянең транспорт идарәсенә шалтыратып әйткән идек, төзәтәбез диделәр, үзгәреш юк», - дип хәбәр юллаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading