16+

Төрек төзүчеләре Россиягә кире кайта

Россиядә төзелеш өлкәсендә төрек эшчеләрен эшкә алуны тыю тиздән бетереләчәк.

Россиядә төзелеш өлкәсендә төрек эшчеләрен эшкә алуны тыю тиздән бетереләчәк.

Бу хакта Россия Президенты Владимир Путинның Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган белән очрашуы барышында билгеле булды, дип яза rg.ru. "Без бүген тыюларны туктату турында сөйләштек", - дип белдергән Путин, шулай ук ул либерализация белән бәйле башка мәсьәләләрнең дә чишеләчәген вәгъдә иткән.

Искәртеп үтәбез, Россиядә төрек төзүчеләрен эшкә алуны тыю 2015 елның ноябрендә кертелгән иде. Бу Төркиянең Россия хәрби самолетын бәреп төшерүе нәтиҗәсендә булды. Әлеге вакыйгадан ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр киеренке төс алган иде.


Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading