16+

Төркиядә тагын чикләүләр кертелә

Залда музыка 22.00 сәгатьтән соң яңгырарга тиеш түгел.

Залда музыка 22.00 сәгатьтән соң яңгырарга тиеш түгел.

Төркия кунакханәләрендә кайбер чикләүләр кертү планлаштырыла. Төркия Эчке эшләр министрлыгы коронавирус арту сәбәпле, рестораннар һәм кунакханәләр өчен берничә мөһим күрсәтмә чыгарды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Хәзер кунакханәләрдә анда яшәмәгән кешеләргә хезмәт күрсәтү тыела.

Товарны алып чыгып сатарга да ярамый. Моннан тыш, залда музыка 22.00 сәгатьтән соң яңгырарга тиеш түгел.

Хакимият отельерларга массакүләм тикшерүләр буласы турында кисәтә, чөнки күп кенә кунакханәләрдә үзләрендә яшәмәгән кешеләрне территорияләренә керткәннәр һәм мондый клиентларга бер тапкыр күрсәтелә торган төрле хезмәт күрсәткәннәр.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading