16+

Төркиягә ял итәргә баручыларның саны 2014 елгы дәрәҗәгә җиткән

Россия туристларының Төркиягә чыгуы 2014 елгы дәрәҗәгә җитте, дип белдерә Антальяның Сәүдә-җитештерү палатасы рәисе Давут Четин. Әгәр путевкалар сатып алуның артуы болай булып торса, ел ахырына Төркиягә Россиядән 9 млн га якын турист чыгачак. Әмма быелгы бәяләр туристлык юнәлешендә көтелгән үсешкә ирешергә мөмкинлек бирмәячәк, дип тә өстәгән ул. Бу хакта...

"Туризмның үсеше көткәннән яхшырак булып чыкты, - ди Четин. - Төркия эшмәкәрлеге үз продуктын Россия базарына чыгару өчен мөмкин булганның барысын да эшли: Төркиягә Россия массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла, илнең туристлык өлкәсе хезмәткәрләре әлеге юнәлештә оештырылган күргәзмәләрдә катнаша, Россиядәге хезмәттәшләре белән очраша".

Четинның фикеренчә, Россия халкын Төркиядә ял итү белән кызыксындыруда реклама зур эш башкара. Ул шулай ук июнь аенда Германия туристларының Төркия курортларына килүе кимеде, дип белдерде. Четин ике ил арасындагы соңгы көннәрдәге мөнәсәбәт кискенләшеп китмәс, дигән ышаныч белдерә.

Сүз уңаеннан, Германия һәм Төркия арасында соңгы көннәрдә мөнәсәбәтләр начарлануның сәбәбе - Төркиядә хокук сакчылары тарафыннан 6 хокук бозучының тоткарлануы. Алар арасында Германия гражданнары да булуы ачыкланган. Аларны террорчылык төркемнәренә теләктәшлек күрсәтүдә гаеплиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading