16+

Туфан Миңнуллинның «Мулла»сында Марат Бәшәров та төшәчәк

Бу җәйне танылган драматур Туфан Миңнуллинның "Мулла" пьессасы буенча фильм төшереләчәк. Пьессаны зәңгәр экраннарга күчерү эшенә Татарстан Республикасының «ТатарКино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениясе алынган.

Фильмны инде август башында Әтнә районында төшерә башлыйлар. Төп вакыйгалар да шунда барчак. Бу район җирлеге очраклы сайланмаган. Әтнә театры куйган "Мулла" спектакле иң яхшысы булып танылган. Проект Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Президент Аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәров, Әтнә район җирлеге җитәкчесе Габделхат Хәкимов ярдәме белән тормышка ашырыла. Актерлар составын Әтнә театры режиссеры Рамиль Фазлыев җитәкли. Фильмда танылган Россия актеры Марат Бәшәров та катнашыр дип көтелә.

Хәзерге вакытта инде киносценарий төзелгән, фильм төшерү командасы составы билгеле. Актерларны сайлап алу буенча ике кастинг та үткәрелде.

Сүз уңаеннан, "Мулла" Татарстанның Мәдәният министрылыгы тарафыннан «Яңа татар пьессасы» бәйгесенең махсус бүләгенә ия (2006).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading