16+

«Туган тел» телеканалы «Казан» гаилә үзәге каршына бәйрәмгә чакыра

Башкортстанның "Туган тел" телеканалы тиздән Казан һәм Татарстанның барлык районнарында күрсәтеләә башлый. Шул уңайдан телеканал бүген, 29 август көнне, "Казан" гаилә үзәге каршында концерт оештыра. "Туган тел" - тәүге милли музыкаль телеканал. Ул 2009нчы елның 24 мартыннан бирле уңышлы эшләп килә. Телеканалның максаты - башкорт һәм татар телен, гореф-гадәтләрен саклап...

Башкортстанның "Туган тел" телеканалы тиздән Казан һәм Татарстанның барлык районнарында күрсәтеләә башлый. Шул уңайдан телеканал бүген, 29 август көнне, "Казан" гаилә үзәге каршында концерт оештыра.

"Туган тел" - тәүге милли музыкаль телеканал. Ул 2009нчы елның 24 мартыннан бирле уңышлы эшләп килә. Телеканалның максаты - башкорт һәм татар телен, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм мәдәниятебезне үстерү. "Туган тел"нең аудиториясе - 5 миллион кеше, аны Россиянең 47 шәһәрендә карыйлар. Гузей.ком бәйсез аналитик интернет ресурсы сораштырулары буенча, Россиянең 1600 телеканалы арасында "Туган тел" 21нче урынны алып тора.

Иртәгә узачак концертта телеканалның якын дуслары - Татарстанда һәм Башкортстанда танылган җырчылар Винера Ганиева, Флорида Исмәгыйлева, Азат Вахитов, Лилиана Ирназарова, Салават Миннеханов һәм Гүзәлем, Ильшат Яппаров, Лилия Муллагалиева, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Әсхәт Дөбер-Шатыр, Артур-Марат, Зифа Нагаева, "Казан егетләре" һәм башкалар катнашачак. Керү бушлай. Рәхим итегез!
Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading