16+

Туристлар Төркиягә турларга ташлама сорый башлаган

Туристлар, Коксаки вирусын сәбәп итеп, Төркиягә турларга ташлама сорый башлаган, шул ук вакытта турагентлар башка юнәлешләргә дә ихтыяҗ кимүен җиткергән.

Туристлар, Коксаки вирусын сәбәп итеп, Төркиягә турларга ташлама сорый башлаган, шул ук вакытта турагентлар башка юнәлешләргә дә ихтыяҗ кимүен җиткергән.

Бу хакта Россия туриндустрия берлегенең (РСТ) RATA-news электрон газетасы хәбәр итә, дип хәбәр итә Татар-информ INTERFAX.RUга сылтама белән.

"Турагентлыкларда Төркиягә генә түгел, башка юнәлешләргә дә ихтыяҗ кимүен билгеләп үтәләр. Әлеге вазгыять уңаеннан туроператорлар бәяләрне төшерә башлар, беренче чиратта Төркиягә, дигән фаразлау бар", - диелгән хәбәрдә.

TBS компанияләре төркеме генераль директоры Рашад Мамедов, көтелгән булса да, туристларның Төркиядән башка юнәлешләргә күчүе күзәтелмәвен, туристлардан ташламалар турында шалтыратулар шактый булуын җиткергән.

Хәзер төрле мәгълүматлар буенча Төркиядә Россиядән 370-400 мең турист бар. Әлегә эпидемиологик хәл уңаеннан ялларын өзгән туристлар саны аз. Турлардан баш тартулар бар, әмма аларның саны тулы күләмнең 1 процентыннан артмый, дип аңлатылган хәбәрдә.

11 августта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) Анталья култыгы районын, Коксаки вирусы килеп чыгу сәбәпле, туристлар сәламәтлеге өчен куркынычсыз урын түгел, дип таныган.

Ростуризмда туристларның түләнгән турлардан штрафлардан тыш баш тарта алуга хокуклы булулары һәм аның өчен туроператорларга яисә турагентларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеге хәбәр ителә. Шул ук вакытта АТОР хокук хезмәте, туристлар, Төркиягә сатып алган турларыннан баш тартырга уйлаганда, килешүне өзү һәм компенсация алуны судта хәл итәчәкләр, дип белдерә.

Коксаки - энтеровирус, ул су, көнкүреш -контактта һәм һава юлы аша күчә. Авыруның беренче симптомнары күренү белән медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading