16+

Төзүчеләрне Президент сырхауханәләргә җибәрде

Казанда быел 53 сырхауханә (поликлиника) бинасын капиталь төзекләндерү башлана.

Казанда быел 53 сырхауханә (поликлиника) бинасын капиталь төзекләндерү башлана.

- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында торак йортларны, ишегалларын капиталь төзекләндерү бара. Моңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары кушылды. Президент теләктәшлегендә, сырхауханәләрне капиталь төзекләндерергә керешәбез. Бу гаять әһәмиятле программа, Казанда 53 бина яңартылачак, бу бик зур сан, - диде башкала мэры Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.
Быел Казандагы сырхауханәләрне төзекләндерүгә 1 миллиард 348 миллион сумнан артык акча тәгаенләнгән.
- Казанда халыкка медицина хезмәте күрсәтүдә күп эшләр гамәлгә ашырыла, ләкин казанлылардан, 2016 елдан башлап, медицина хезмәтенә канәгатьсезлек белдереп, «халык контроле»нә мөрәҗәгать итүләр күбәйде, - дип әйтеп үтте үзенең докладында шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев.
Төзекләндерү программасына шәһәрнең 10нчы, 20нче һәм 18нче сырхауханәләре дә алынган. Биналарны төзекләндерү белән беррәттән тышкы мәйдан да тәртипкә китерелә, автомобиль куеп тору урыннары булдырыла.
Яңа Савин белән Киров районнарында балалар өчен сырхауханә төзүгә керешелә. Киров районының Октябрьгә 25 ел урамындагы сырхауханә бинасы төзелүгә инде 80 ел тулган. Бу бина сүтелеп, яңадан төзелә.
- Медицина аппаратуралары да яңартылачак. Беренче чиратта йөрәк, яман шеш авыруларын ачыклый торган аппаратуралар сатып алыначак, - диде Илнур Хәлфиев.
Көн тәртибенә куелган мәсьәләгә йомгак ясап, мэр Илсур Метшин биналарны төзекләндерүне һәм җиһазландыруны «медицинада алга адым» дип бәяләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading