16+

Уфада коеп яуган яңгыр бер ир-атның гомерен өзгән?

Уфаның Кольский урамында аномаль яңгырдан соң билгесез ирнең мәете табылган, дип хәбәр итә "Российская газета"га сылтама белән "Татар-информ".

Уфаның Кольский урамында аномаль яңгырдан соң билгесез ирнең мәете табылган, дип хәбәр итә "Российская газета"га сылтама белән "Татар-информ".


Басма мәгълүматы буенча, ирне көчле су агымы Уфаның Российская урамында урнашкан 47нче номерлы йорт янындагы җәяүлеләр кичүендә бәреп ега. Ир башы белән асфальтка бәрелә һәм агым аны үзе белән алып китә.

"Интерфакс" агентлыгы чыганагы Кольский урамында табылган ирнең тәнендә күп сандагы яралар булган, дип раслый. Хокук саклау органнарында ирнең көчле яңгыр корбаны булу-булмавын ачыклыйлар. Россия Тикшерү комитеты хезмәткәрләре суд-медицина экспертизасын үткәрә башлаган. Аның ярдәмендә ирнең үлеме һәм шәхесе ачыкланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading