16+

Уфада яуган яңгыр 46,5 млн сумлык зыян китергән

Узган дүшәмбедә Уфада яуган яңгыр шәһәр хуҗалыгына 46,5 млн сум зыян салган, дип яза "Башинформ".

Узган дүшәмбедә Уфада яуган яңгыр шәһәр хуҗалыгына 46,5 млн сум зыян салган, дип яза "Башинформ".

Иң күп зыян асфальтобетон япмалы җирләргә килгән - аларны төзекләндерүгә - 14,8 млн сум, трамвай юллары ремонтына - 12 млнлап, тышкы яктырту җайланмаларын һәм светофорларны ремонтлауга - 2,6 млн сумнан артык акча таләп ителәчәк.

Башкорт гидрометеорология мәгълүматлары буенча, 4 сентябрьдә 15.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр явым-төшем - 115 мм, 20.00 сәгатькә кадәр 122 мм күләмендә булган. Бу сентябрь айлык нормасының 244 процентын яисә декада нормасыннан 678 процентны тәшкил иткән. Нәтиҗәдә, шәһәр транспорты катнашында 10 баллы бөке хасил булган, кайбер биналарны су баскан. Көчле яңгыр нәтиҗәләрен бетерүдә коммуналь хезмәттән 1500 хезмәткәр һәм 300 берәмлек махсус техника катнашкан.

Уфаның Коткару хезмәте мәгълүмати-диспетчер үзәгенә аномаль яңгырдан соң 200дән артык шалтырату булган.

Белгечләр әйтүенчә, бу "бик көчле яңгыр" дип бәяләнә һәм ул куркыныч табигать күренеше булып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading