16+

Укучылар артистларга театр куйды

Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм ­комедия театры артистлары Казанның Авиатөзелеш районы, 10нчы гимназиясендә кунак булды.

Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм ­комедия театры артистлары Казанның Авиатөзелеш районы, 10нчы гимназиясендә кунак булды.

Татар театрына нигез салучыларның берсе - күренекле драматург, артист һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багыш­ланган әлеге очрашуда Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллина, Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиева, Гөлчәчәк Хафизова, музей мөдире Розалия Чабатова катнашты.

Балалар очрашуга җентекләп әзерләнгән: алар Кәрим Тинчуринның бай иҗади мирасын барлап, «Назлы кияү», «Американ», «Сүнгән йолдызлар», «Зәңгәр шәл» спектакльләреннән өзекләр күрсәтте. Аннары артистлар белән әңгәмә кордылар. Тинчуринлылар, үз чиратында, укучыларга театр сәнгатенә ничек килеп эләгүләре, Кәрим Тинчурин әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән кайсы спектакльләрдә уйнаулары, артистларга кирәкле сыйфатлар турында сөйләделәр. Гөлчәчәк Хафизова бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның берничә шигырен укыды. Балалар артистларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.

Музей мөдире Розалия Чабатова 1933 елның 6 ноябрендә Питрәч районының Шәле авылында Кәрим Тинчурин һәм Кави Нәҗминең Гали Ильясов куйган «Булат бабай гаиләсе» дигән беренче премьера спектакле күрсәтелүен искәртеп, 10нчы гимназия музеена әлеге тарихи спектакль афишасының күчерелмәсен бүләк итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading