16+

Укучыларның көндәлек режимы нинди булырга тиеш?

Төнге йокының нормасы баланың яшенә карап билгеләнә, дип аңлата белгечләр.

Укучыларның көндәлек режимы нинди булырга тиеш?

Төнге йокының нормасы баланың яшенә карап билгеләнә, дип аңлата белгечләр.

1-4 сыйныф укучылары – 10-10,5; 5-7 сыйныф укучылары – 9,5-10; 6-9 сыйныф укучылары – 9-9,5; 10-11 сыйныфта укучылар 8-9 сәгать йокларга тиеш.

Моннан тыш, беренче сыйныфта укучы балаларга көндез дә йокларга кирәк. Балалар бакчасындагы кебек 1 яки 2 сәгать йокы киңәш ителә.

Ата-аналар шуны истә тотарга тиеш, баланың йокысы туймаса, әйтик, нормага 2 сәгать тулмаса, баланың укуда активлыгы 30 процентка кимиячәк.

Әгәр бала йоклап китә алмый икән, аңа кичке душ, саф һавада йөрү, китап уку ярдәм итәргә мөмкин. Йоклар алдыннан компьютерда яки телефонда уйнау, фильмнар карау катгый тыела.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading