16+

Укытучыларга карата таләпләр дә, хезмәт хакы да арта

21 февраль көнне Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышы булды. Чарада күтәрелгән төп темаларның берсе - укучыларны тәрбияләү стратегиясендә төп үсеш юнәлешләрен билгеләү.

Укытучыларга карата таләпләр дә, хезмәт хакы да арта

21 февраль көнне Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышы булды. Чарада күтәрелгән төп темаларның берсе - укучыларны тәрбияләү стратегиясендә төп үсеш юнәлешләрен билгеләү.

Утырышта яңгыраган чыгышлар шактый өлкәләрне колачлады. Аеруча дәрестән тыш эшчәнлеккә, ресурс үзәкләрен киңәйтүгә, өстәмә белем бирү мәсьәләләренә төп басым ясалды. Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов әлеге уңайдан соңгы елларда алып барылган стратегиянең уңай үзгәрешләр бирүен ассызыклады. Әле моннан берничә ел элек кенә мәктәпне тәмамлаучыларның 70 % югары уку йортларын сайлап, нибары 30 % гына һөнәри белем бирү учреждениеләренә укырга керсә, бүген бу күрсәткечләр инде 50 гә 50 не тәшкил итә.

Укучының киләчәген формалаштыруда мөһим роль уйнаган һөнәр сайлауда «Юл карталары» булдыру да бу юнәлештә чынбарлыкны ачыкларга ярдәм иткән.
Моннан тыш, утырышта укытучыларның хезмәт хаклары хакында да сүз барды. Энгель Фәттахов аны якын киләчәктә илдәге мөгаллимнәрнең уртача хезмәт хаклары белән тигезләргә кирәклеген белдерде.
Укучыларны тәрбияләүдә үсеш юнәлешләрен билгеләү дигәндә, сыйныф җитәкчеләре турында да онытмаска кирәк. Якын киләчәктә бу юнәлештә ныклы үзгәрешләр булыр дип көтелә. Иң элек алар өчен махсус ташламалар, бәйгеләр, грантлар булдыру күздә тотыла.

Әлмәттә барган эшчәнлек белән министр канәгать калды.
- Заманча белем һәм тәрбия бирү турында сүз алып барабыз икән, иң элек һөнәри юнәлеш, балаларга өстәмә белем бирү кебек төшенчәләргә игътибарны арттырырга тиешбез. XXI гасыр таләпләренә туры килердәй, әхлакый яктан нык, сәләтле һәм Ватанын сакларга әзер булган шәхес үстерү балаларга белем һәм тәрбия бирүдә өстенлекле юнәлеш булып тора. Мәктәпләр исә бу очракта иң гуманлы тәрбия бирү системасын формалаштыра, - диде Татарстан республикасының Премьер-министры урынбасары, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.
Коллегия ахырында алдагы елларга бурычлар билгеләнде.



Фото: almet-rt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading