16+

Укытучылар Пушкин балында биеде

Казан федераль университеты каршындагы Лобачевский исемендәге лицейда менә инде 15нче тапкыр Пушкин балы уза. Барлык укытучылар, лицей укучылары бу бәйрәмгә ныклап әзерләнә, бию­ләр өйрәнә. Быел да чара укытучыларның полонез биюе белән башланып китте. Лицейдагы мохит Пушкин яшәгән чорга алып кайта сыман.

Тарихтан билгеле булганча, 1833 елның сентябрендә Александр Пушкин Казанга килгән була. Аның бездәге мәчетләрнең архитектурасына сокланганы билгеле. Ул Казан шәһәре белән таныша, Царицыно бистәсендә дә була. Шул сәяхәте вакытында Казан әдибе Перцов белән шахмат уйнаган, диләр. Этнограф, танылган табиб Карл Фукс гаиләсендә кунак булган. Аннары Пушкин Лаеш юлы буйлап Себергә китеп барган. Юлда шагыйрь туктаган йортларда бүген мемориаль такталар эленгән. Шул вакыйга хөрмәтенә төрле уку йортларында Пушкин баллары үткәрү гадәткә кергән.

Бу матур традиция безнең күңелне баета, быел Пушкин балы бөек математик, Казан император университетының ректоры булган Лобачевскийның тууына 125 ел тулуга да багышланган иде. Чара укучыларны иҗади, рухи яктан камилләштерергә ярдәм итә. Балда яңгыраган скрипка моңы, шигырьләр һәркемнең күңеленә хуш килде.

Равилә Мөбарәкшина, Казан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading