16+

Укытучыларга ипотека түләү ансатлаша

2018 елдан башлап, Татарстанда ел саен яшь укытучылар һәм мәктәп җитәкчеләре ипотека кредитын өлешчә түләү өчен 600 мең сумга кадәр грант алу мөмкинлегенә дәгъва итә ала, дип яза «Татар-информ».

2018 елдан башлап, Татарстанда ел саен яшь укытучылар һәм мәктәп җитәкчеләре ипотека кредитын өлешчә түләү өчен 600 мең сумга кадәр грант алу мөмкинлегенә дәгъва итә ала, дип яза «Татар-информ».

Бу хакта Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюз комитеты белән берлектә узган киңәшмәдә министр урынбасары Тимерхан Алишев җиткергән.
– Бу сумма Дәүләт торак фонды килешүе буенча фатир яки шәхси торак төзелешенә сарыф ителергә мөмкин. Республика конкурс комиссиясе карары белән, ел саен шундый 100 грант билгеләнәчәк, – дип сөйләгән ул.

Быел социаль ипотека буенча 693 мәгариф хезмәткәре, шул исәптән 45 яшь гаилә торак алган. Хәзергә Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды исәбендә 2053 мәгариф хезмәткәре чиратта тора.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading