16+

Ун яшьлек малай биш көн ач килеш бер ялгызы яшәгән.

Бер ел элек бабай да вафат була. Шуннан соң баланы караучы калмый.

Бер ел элек бабай да вафат була. Шуннан соң баланы караучы калмый.

Мәскәү өлкәсендә ун яшьлек малай биш көн чамасы фатирда бер ялгызы яшәгән. Аны әнисе өстеннән бикләп калдырып чыгып киткән. Тик бу хатын баласына ике көнгә җитәрлек кенә азык-төлек калдырган, Битараф булмаган күршеләр полиция чакырган. Баланың анасын берничә көн эзләгәч кенә, табалар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Дүртенче сыйныфта укучы ун яшьлек малай бер бүлмәле фатирда яши. Фатир Новорловская урамындагы йортның икенче катында урнашкан. 21 ноябрьдә көндез малай эчке яктан ишек шакый, ул ярдәм сорап ялвара. Подъезддан узып баручы күрше ир-ат бу тавышны ишетеп ала. Шуннан күрше-күлән җыелыша. Малай әнисенең инде дүрт көн элек чыгып китүен, өйдә ашарга бары тик дөге генә калуын сөйли. Малай үзенә ашарга алып кайтып бирергә генә сорый. Ул социаль хезмәтләргә хәбәр итмәүне үтенә.

Күршеләр балага азык-төлекне тәрәзә аша бирә. Ләкин икенче көнне, якшәмбе, баланың анасы һаман кайтмагач, күршеләре полиция чакыра. Участок полиция хезмәткәре килә.

Соңрак ачыкланганча, берничә ел элек бу хатынның ире вафат була, тол хатын берничә көнгә кәеф-сафа корырга чыгып китә башлый. Ул чакта баланы бабасы тәрбияләп тора. Бер ел элек бабай да вафат була. Шуннан соң баланы караучы калмый.

Малай 11 ноябрьдән бирле мәктәпкә дә килмәгән. Хәзер аны хастаханәгә озатканнар. Әни кешене исә ана булу хокукыннан мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Берничә көн узгач, баланың анасы табылды. Бу хатын соңгы көннәрдә таныш ир-аты белән кунган, аңа кадәр урамда йоклаган. Бу турыда РИА Новости агентлыгы полициягә сылтама белән хәбәр итте.

«Эт белән йөрергә чыккач, тоткарлаганнар. Ул таныш ир-атының фатирыннан чыккан. Эт шул ирнеке. Соңгы ике көнне шушы ир-ат белән кунган», — дип аңлаткан агентлык чыганагы. 

Бу хатын улының өйдә ялгыз гына утыруын, аның ачкычлары булмавын белә, аның ашарына «берничә көнлек калдырдым», ди. Имеш үзе бу көннәрдә авырган, башы әйләнгән, шуңа өйгә кайтмаган. Ул баласын яратуын әйтә, малайны ялгызын калдыруының сәбәбен дә аңлата алмый, баласыннан баш тартырга да җыенмый. Малайның атасы да бар, тик алар күптән аралашмый, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading