16+

Унике дөяне матурлык конкурсында катнаштырмаганнар

Согуд Гарәбстанында дөяләр фестивале кысаларында узучы матурлык конкурсында унике дөяне катнашу хокукыннан мәхрүм иткәннәр.

Унике дөяне матурлык конкурсында катнаштырмаганнар

Согуд Гарәбстанында дөяләр фестивале кысаларында узучы матурлык конкурсында унике дөяне катнашу хокукыннан мәхрүм иткәннәр.

Сәбәбе – хуҗалары аларга ботокс кадап, хайваннар тагын да матуррак күренсен дип тырышкан булган. Ботокс (ботулотоксин) – медицинада кулланыла торган препарат, аны куллангач, мускулларның активлыгы югалу сәбәпле, тәндәге сырлар тигезләнә, тире шомара. 
Матурлык конкурсыннан тыш, дөяләр узышта һәм башка ярышларда катнаша. Кунаклар биредә төрле зурлыктагы хайваннарны күрә ала, аларның сөтен авыз итү мөмкинлеге дә бар. Дөя йоныннан бәйләнгән тукымалар күргәзмәсен күрергә һәм планетарийда борын заманнарда дөячеләрнең йолдызларга карап юл табуы турында лекция тыңларга була. 
2017 елда Пакъстанда сирәк токымлы буйволларның матурлык конкурсы уздырылган. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading