16+

Урак соңрак башлана

Август башында татарстанда урып-җыю эшләре башлана. Быел һава шартлары кыен булу сәбәпле, урып-җыю эшләренә ике атна соңрак керешәчәкләр, әмма уңыш начар булырга охшамаган. Бу турыда республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Август башында татарстанда урып-җыю эшләре башлана. Быел һава шартлары кыен булу сәбәпле, урып-җыю эшләренә ике атна соңрак керешәчәкләр, әмма уңыш начар булырга охшамаган. Бу турыда республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Министр Марат Әхмәтов хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә дә урып-җыю кампаниясенә әзерлек турында сөйләде. Бүген республикада 1 миллион тоннадан артык яки бер шартлы башка 18,1 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Әлеге күрсәткечләр буенча узган елда әзерләнгән күләмне (17,9 центнер азык берәмлеге) узып кителгән.

Марат Әхмәтов белдерүенчә, агымдагы елда 1,8 миллион гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарырга кирәк. Шуның 1,6 миллион гектары - бөртеклеләр. Хәзер икмәк өлгерү алдында тора.
- Быел уракны соңга калып башлыйбыз. Узган ел бу вакытта 1,3 миллион тонна ашлык суктырылган иде инде. Әлбәттә, быел бөртеклеләрне вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу өчен шактый зур тырышлык куярга кирәк булачак, - диде министр.

Ул хәбәр иткәнчә, бүген уңыш җыю паркында 3412 комбайн, 1755 данә прицеплы һәм бөртек җыючы трактор, 1144 үзйөрешле чапкыч һәм ургыч, 4345 йөк автомобиле исәпләнелә.

Техниканы уракка уңышлы әзерләү буенча Актаныш, Азнакай, Әтнә, Балтач, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Буа, Нурлат, Саба, Сарман һәм башка районнар аерылып тора. Шул ук вакытта Әгерҗе, Алексеевск, Менделеевск, Тәтеш, Питрәч, Минзәлә, Баулы, Алабуга, Югары Ослан район хуҗалыкларына зур күләмдә төзекләндерү эшләре башкарырга кирәк, дип хәбәр итә Президентның матбугат үзәге.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading