16+

Урра, каникуллар! Яллар башлана

Бу атна азагында мәктәпләрдә көзге каникуллар башланачак.

Бу атна азагында мәктәпләрдә көзге каникуллар башланачак.

Быел да ул гадәттәгечә ноябрь ялларына туры килә: балалар 2сеннән 8 кадәр ялда булачак. Кышкы каникуллар исә 14 көн була. Ул 28 декабрьдән башлап 10 гыйнварга кадәр үтәчәк. Укучыларның язгы яллары 22 марттан 30на кадәр уздырылачак. Беренче класслар өчен өстәмә ял 8 февральдән 14 февральгә кадәр була. 

Көзге каникуллар чорында төрле чаралар үткәрү дә планлаштырылган. Мәсәлән, “Идел” яшьләр үзәге “Татар балалар лидерлар мәктәбен” оештыра. Татарстан Милли Музее студентлар һәм мәктәп укучылары өчен “Ура! Каникуллар!” акциясен әзерли. Махсус мастер-класслар, квест уеннары һәм экскурсияләр тәкъдим ителәчәк.

Чараларга алдан язылырга кирәк булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading