16+

Успение соборы һәм монастыре – ЮНЕСКО исемлегендә

Бу көннәрдә ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова Татарстанда булды. Кичә ул Успение соборы һәм монастырен ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертү турында сертификат тапшырды.

Бу көннәрдә ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова Татарстанда булды. Кичә ул Успение соборы һәм монастырен ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертү турында сертификат тапшырды.

Әлеге тантана «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды. Кичә шулай ук Зөя утрау-шәһәрчегенең Успение ирләр монастыре диварында ЮНЕСКО тарафыннан саклана торган Бөтендөнья мирасы тамгасы ачылды. Тантанада ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова, Россиянең мәдәният министры Владимир Мединский, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының рәисе Минтимер Шәймиев, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан катнашты.

Аңа кадәр Ирина Бокова Зөя утрау-шәһәрчегендәге Успение соборы һәм монастырена, Болгар шәһәренә барды, Болгар ислам академиясе һәм Казан Изге Ана иконасы соборы төзелеше белән танышты.
Исегезгә төшерәбез, Успение соборын ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кертү турында карар Бөтендөнья мирас комитетының Польшада узган утырышында июль аенда кабул ителгән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading