16+

Уяв гореф-гадәтләрне саклый

Шимбә көнне Нурлатта чуваш мәдәниятенең Бөтенроссия бәйрәме Уявны билгеләп уздылар.

Шимбә көнне Нурлатта чуваш мәдәниятенең Бөтенроссия бәйрәме Уявны билгеләп уздылар.


Бирегә Россиянең төрле районнарыннан һәм төбәкләреннән кунаклар җыелган иде. Аларны, гадәттәгечә, чуваш җырлары һәм биюләре белән каршы алдылар. Мәйданда чуваш халкының традицияләрен һәм йолаларын чагылдырган төрле мәйданчыклар оештырылды. Кунакларны милли ризыклар һәм традицион өй шартларында әзерләнгән сыра белән сыйладылар. Бәйрәмдә чуваш туеның ни рәвешле узуын да күрергә мөмкин иде.

Район башлыгы Равил Кузюров бәйрәмдә катнашучыларны чуваш телендә сәламләде.

- Бабаларыбыз нигез салган традицияләрне без дәвам итәргә һәм данларга тиешбез, - диде ул һәм Уявның да шундый традицияләрне дәвам итүен ассызыклады.

Рәсми чыгышлардан соң барлык халык әйлән-бәйләнгә кушылды. Соңыннан мәдәни, спорт күңел ачу чаралары һәм күңелле бәйгеләр оештырылды.

Сүз уңаеннан, Уяв Нурлат районында 2006 елдан бирле уздырыла. Уяв биредә Бөтенроссия бәйрәме буларак танылу алды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading