16+

Узышлар үтте, чаңгы калды

Казанда 18 февральдә «Россия чаңгы юллары - 2017» чаңгыда массакүләм узышларында 20 меңнән артык кеше катнашты.

Казанда 18 февральдә «Россия чаңгы юллары - 2017» чаңгыда массакүләм узышларында 20 меңнән артык кеше катнашты.

Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында респуб­лика премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев казанлыларны Татарстан Президенты исеменнән спорт бәйрәме белән котлады. Республикада 11 февральдә «Россия чаңгы юллары» шигаре астында үткәрелгән узышларда 170 мең кеше катнашканлыгын әйтеп үтте ул.

- Башкалада узган шимбәдә 20 меңнән артык кеше стартка басты. Иң өлкән чаңгычы Петр Яльдиряковка - 91, ә иң яшь Есения Дуженковага биш кенә яшь иде, - дип хәбәр итте шәһәр башкарма комитетының физкультура һәм спорт комитеты җитәкчесе Светлана Вострикова кичә «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

Казанда 3-10 километрга узыш­ларда Арина Лисина, Илья Куницын, Артем Николаев, Елена Горохова беренчелеккә ирештеләр. VIP узышларда Татарстан вәкилләреннән ир-атлар арасында 2017 метрга узышта җиңүне Министрлар кабинетының аппарат җитәкчесе урынбасары - эшләр идарәче­се Сергей Коростылев яулады. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдерахманов - икенче, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов ­өченче булды. Хатын-кызлар арасында мәдәният институты проректоры Роза Әхмәдиевага тиңнәр табылмады. Икенче - «Мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль фонды» дәүләт учреждениесе директоры Алсу Мифтахова, өченче - Татарстан Президенты аппаратының бүлек җитәкчесе Резеда Сабирова.

Казан җитәкчеләре арасында беренче - энергоуниверситет ректоры Эдвард Абдуллаҗанов. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов - икенче, ә медицина университеты ректоры Алексей Созинов өченче булып финишка килде. Хатын-кызлардан шәһәр башкарма комитетының туристлыкны үстерүгә теләктәшлек комитеты рәисе Дарья Санникова иң яхшы күрсәткечкә иреште.

Башкала мэры Илсур Метшин, чаңгы узышлары тәмамланса да, чаңгыларны онытмаска чакырды.
- Киров районындагы 3нче гимназия янында модульле чаңгы базасы төзеләчәк. «Локомотив» стадионында чаңгы трассасы ясалачак, - диде Илсур Метшин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading