16+

Казанда Чад Республикасы студентын үтерүдә гаепләнүчеләрне кулга алдылар (ВИДЕО)

Февраль урталарында Казанның Гадел Кутуй урамындагы 1 нче йорт янында Казан федераль университетының юридик факультетында укучы Африка студентының үле гәүдәсе табылган иде. Аның гәүдәсен төнлә очраклы рәвештә үтеп баручылар күргән. Яшь егет күпсанлы пычак яраларыннан үлгән.

Чад республикасының 24 яшьлек студентының үле гәүдәсе табылу буенча җинаять эше кузгатылды. Татарстан прокуратурасы әлеге эшне аерым контрольгә алды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Африка студентын үтерүчеләр турындагы мәгълүмат өчен 1,5 миллион сум акча түләнәчәк дип белдерде. Шушы көннәрдә полициянең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре чит ил студентын үтерүдә шикләнелүче ике кешене тоткарлаган, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте. Алардан алынган мәгълүмат буенча, тоткарланучыларның икесе дә - скинхедлар. Хәзерге вакытта алар белән тикшерүчеләр эшли. 22 яшьлек Руслан Архипов (элеккеге фамилиясе - Хиалеев) белән 19 яшьлек Роман Хәлилов үзләренең гаебен таныган. Алар элек тә җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Берсе белә торып кеше сәламәтлегенә зыян салган өчен җаваплылыкка тартылган, икенчесе социаль челтәрдәге битендә экстремистик материаллар урнаштырган булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading