16+

Вакцина кеше тормышын саклап кала ала

Бу көннәрдә Россиядә, шулай ук Татарстанда Европа иммунизация атнасы уза. Әлеге акция халыкның иммунизация, вакциналар турындагы белемен арттыруга юнәлтелгән. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сүзләренә караганда, соңгы 5-10 ел эчендә прививкаларга карата тискәре карашның кискен артуы күзәтелә. Күпчелек очракта халык вакциналарның кеше гомерен саклап калуда, авыру очракларын киметүдә...

- Иммунизация ярдәмендә ел саен өч миллион халыкның гомере саклап калына. Дөньяда 1,5 миллион бала инфекцияләрдән үлә. Аларга иммунизация үткәрелгән булса, гомерләрен саклап калып булыр иде, - диде Марина Патяшина.

Прививка ясатуга уңай фикер тәрбияләү максатыннан имммунизация атнасында мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният йортларында очрашулар һәм төрле чаралар уздырыла. Иммунизация төп 12 куркыныч инфекциягә каршы юнәлтелгән: гепатит В, туберкулез, полиомиелит, коклюш, дифтерия, столбняк, корь, паротит, кызамык (краснуха), грипп, гемофиль һәм пневмококк инфекцияләре. Аларның кайберләре бала тугач та, беренче көннәрендә ук ясала. Татартанда исә прививкалар ясату дәрәҗәсе бүгенге көндә югары - 95 процент тәшкил итә. 2014 елда гына да авыру очраклары 34,2 процентка кимегән, дифтерия, кызамык, полиомиелит, столбняк очраклары теркәлмәгән.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева сүзләренә караганда, соңгы елларда актив вакцинация үткәрү сәбәпле,

инфекцион чирләрнең кимүе күзәтелә. Әйтик, гепатит В очраклары 56, ә соңгы ун ел эчендә грипп очраклары 40 тапкырга кимегән.

- Ел саен вакцинация үткәрү өчен 240 миллион сум акча бирелә. Шуларның 190 миллионы федераль, 50 миллионы җирле чыганаклардан, - ди Фәридә Яркаева.

Вакцинапрофилактикага кагылышлы сораулары буенча Роспотребнадзорның кайнар элемтә телефоннары эшли: (843) 238-52-11, 238-54-14, 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading