16+

Валдис Пельш Казан метросында нишләгән?

«Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенә Беренче каналның төшерү төркеме килде.

«Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенә Беренче каналның төшерү төркеме килде.

Аның составында танылган телетапшырулар алып баручы Валдис Пельш та бар.

Мәскәү кунаклары поездларның диспетчерлык идарәсе үзәгендә булдылар, диспетчерларның эшен күрделәр һәм аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Максатлары – Казан метрополитены турында документаль фильм төшерү иде, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.

Төшерү төркеме «Сукно бистәсе» һәм «Кремль» станцияләренә барган. Телеканал хезмәткәрләре сүзләренә караганда, «Кремль» станциясе фильмны төшерү өчен менә дигән урын – съемкалар нәкъ менә шунда алып барылган да инде. Фильмны халык булмаган вакытта - төнлә төшергәннәр. Документаль фильм быелның декабрь аенда эфирга чыгар дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading