16+

Ветераннарга хастаханәләрдә аерым палаталар тәкъдим ителергә тиешме?

Күптән түгел генә әтиебез - Бөек Ватан сугышы ветераны Хәкимулла Әхмәтсафин - Казанның 7нче хастаханәсендә дәваланды. Шул уңайдан Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына соравыбыз бар иде. Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга медицина ярдәме күрсәтү ничек оештырылган? Аларга аерым палаталар тәкъдим ителергә тиеш, дип тә ишеткән идек. Шушы мәсьәлә җиренә җиткерелеп үтәләме...

Күптән түгел генә әтиебез - Бөек Ватан сугышы ветераны Хәкимулла Әхмәтсафин - Казанның 7нче хастаханәсендә дәваланды. Шул уңайдан Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына соравыбыз бар иде. Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга медицина ярдәме күрсәтү ничек оештырылган? Аларга аерым палаталар тәкъдим ителергә тиеш, дип тә ишеткән идек. Шушы мәсьәлә җиренә җиткерелеп үтәләме икән?

Әминә Фәйзуллина, Казан.

- Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә ветераннарга медицина ярдәме беренче чиратта күрсәтелә. Шулай ук өйләренә барып дәвалар өчен дә базада 124 мобиль табиблар бригадасы эшли. Агымдагы елда 57 мең ветеранга (Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм катнашучыларына, «Ленинград блокадасында булган» билгесе белән бүләкләнгәннәргә һәм ветераннарның толларына) диспансеризация үткәрү планлаштырылган. 9 майга кадәр бу эшләр төгәлләнергә тиеш. Республикада 454 ятакка исәпләнгән ике госпиталь эшли. Бүген дәүләти медицина учреждениеләрендә барлык уңайлыклары булган 496 палата бар. Дөрес, хастаханәгә эләккән барлык ветеранга да аерым палата тәкъдим ителмәскә дә мөмкин. Шунысын да искәртеп узарга кирәк, палаталарны төзекләндерү эшләре әлегә һаман да дәвам итә. Аннан соң, хастаханәдә дәваланучы ветеранны караучы якыннарына авыру янына тәүлек буена керү рөхсәт ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading