16+

Виктор Ан Олимпиадага бармаячак

Шорт-трек буенча алты тапкыр Олимпия чемпионы Виктор Ан Пхёнчханда узачак кышкы Олимпия уеннарында катнашмаячак.

Шорт-трек буенча алты тапкыр Олимпия чемпионы Виктор Ан Пхёнчханда узачак кышкы Олимпия уеннарында катнашмаячак.

Халыкара Олимпия комитеты аңлатуынча, мондый карар чыгаруга WADA комиссиясе җитәкчесе Ричард Макларен докладында Россия җыелма командасыннан берничә спортчының исемнәре аталуы сәбәпче булган. Ул уенчылар арасында Виктор Ан да бар. Шул ук вакытта Россиянең тимераякта узышучылар союзы президенты Алексей Кравцов бу хакта берни дә белмәве хакында хәбәр иткән.

32 яшьлек Виктор Ан, 2011 елга хәтле Көньяк Корея җыелма командасы өчен чыгыш ясап, өч тапкыр Олимпия чемпионы һәм 18 тапкыр дөнья чемпионатларының җиңүчесе булды. Аягы имгәнү нәтиҗәсендә, аны җыелма командадан чыгаралар һәм ул 18 ай дәвамында тренировкаларга йөри алмый. Шуннан соң Виктор Россия гражданлыгын алды һәм Сочи олимпиадасында өч тапкыр җиңүче булды.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading