16+

Владимир Путин амнистия турында уйларга вәгъдә биргән

Россия Президенты Владимир Путин 2018 елның мартында дәүләт башлыгы сайлаулары уңаеннан масштаблы амнистия турында уйларга вәгъдә биргән.

Россия Президенты Владимир Путин 2018 елның мартында дәүләт башлыгы сайлаулары уңаеннан масштаблы амнистия турында уйларга вәгъдә биргән.

Бу хакта “Известия” җиткерә. Тоткыннарны ярлыкау турындагы тәкъдим белән Президентка Калуга өлкәсенең кеше хокуклары буенча вәкиле Юрий Зельников мөрәҗәгать иткән. Аңа Путин: “Уйларга була”, – дигән. Шул ук вакытта ул әлеге тәкъдимнең хокук саклау хезмәткәрләреннән керергә тиешлеген билгеләп үткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading