16+

Владимир Путин Эчке эшләр министрлыгында җитәкче урыннарга дәгъва кылучыларга карата таләпләрне арттырырга кушты

Бу турыда ул ведомствоның киңәйтелгән утырышында әйтте. Президент узган елны Эчке эшләр министрлыгында югары урында эшләүче кайберәүләрнең җитди җинаять кылуда шикләнелеп тоткарлануларын искә төшерде.

Әлеге фактлар эчке эшләр органнарының абруен төшерә, шуңа өстәп, үз эшләрен намуслы башкаручыларга карата да күләгә төшерә, диде ул. Шул уңайдан Владимир Путин тиешле нәтиҗәләр чыгарылып, алга таба Эчке эшләр министрлыгында җитәкче урыннарга дәгъва кылучыларга карата таләпләрне арттырырга кушты, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading