16+

Владимир Путин халык сорауларына җавап бирде

Россия Президенты Владимир Путин белән турыдан-туры элемтә тапшыруы ил башлыгының икътисади вәзгыять белән бәйле фикерләүләреннән башланды.

Владимир Путин халык сорауларына җавап бирде

Россия Президенты Владимир Путин белән турыдан-туры элемтә тапшыруы ил башлыгының икътисади вәзгыять белән бәйле фикерләүләреннән башланды.

Президент бүгенге көндә халыкның кереме 1 процентка кимеп, хезмәт хакының 1,3 процентка артуын билгеләп узды. Хәзерге вакытта акча кыйммәтенең ныгый баруын, фонд базарларының үсеш алуын да шәрехләп үтте. Ил башлыгы сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, нефть промышленносте өлкәләрендә дә алга китеш күзәтелә. Тик проблемалар да юк түгел. Бүгенге көндә кече бизнесның төп капиталга кертеме кимегән.

Шулай ук бүгенге көндә халыкны борчыган эшсезлек проблемасы хакында да сүз булды. Президент әйтүенчә, хәзер ул 5,8 процент күләмендә.

- Бу өлкәдә күп эш алып барылды һәм нихаять эшсезлекнең үсешенә чик куелды дисәк тә була, - дип белдерде ул.

Туры элемтәгә сорауларны төрлечә тапшырырга мөмкин иде. Халыкны бигрәк тә хезмәт хакы, бәяләрнең үсүе, валюта курсы, пенсия, торак-коммуналь хуҗалык тармагы белән бәйле сораулар кызыксындыра. Шулай ук сәяси характердагы һәм Украина белән вәзгыяткә кагылышлы мөрәҗәгатьләр дә булды. Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр, яшьләр, балалар биргән сорауларны да ил башлыгы читләтеп узмады. Бер егет хәтта туры элемтәдән файдаланып сөйгәненә тәкъдим ясарга да батырчылык иткән.

Инде безнең илдә 23 ел яшәгән Джо исемле фермерның соравына каршы, сез монда ничек килеп эләктегез дип, шаяртып та алды Владимир Путин. Ә фермер биргән сораулар бүгенге көндә бик актуаль. Ул инде бу өлкәдә 15 еллап эшләсә дә, хуҗалыгын үстерә алмаганлыгын, керемнәрнең аз булуыннан зарланды. Президент исә үз чиратында сөтнең үз кыйммәте һәм сатып алу бәясе буенча проблемалар бар дип, ассызыклады.

- Моның өстендә эшләргә кирәк. Сөтне сату буенча кибет киштәләрендә товарның урыны турында закон дәрәҗәсендә тиешле карарлар кабул ителде. Бу мәсьәлә тиешенчә хәл ителеп бетмәгән булса, моңа тагын бер кат әйләнеп кайтырга була, - диде Путин.

Ә фермерлар җирле җитештерүчеләрнең продукциясе Россия социаль учреждениеләре, әйтик, мәктәп, балалар бакчаларына алынсын иде, дигән теләк белән чыкты. Ил башлыгы сүзләренчә, бу сораулар җирле дәрәҗәдә хәл ителергә тиеш.

Президент фикеренчә, Россия икътисадын торгызу өчен ике елга якын вакыт кирәк булачак.

- Санкцияләргә түзеп яшәү кирәкми, алардан файдаланырга кирәк, - диде ул.

Путин белдергәнчә, үз илнебезнең авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеген үстерү кирәк. Моның өчен югалтулар мөмкин кадәр кимрәк булырга тиеш.

Элемтә барышында Россия кибетләре киштәләренә эмбаргога эләккән товарларга кагылышлы сорау да бирелде. Владимир Путин Россиягә кертү чикләнгән товарларны үткәргән таможня хезмәткәрләрен тәнкыйтьләде.

- Бу үз бурычларыңа җавапсыз карау күренеше. Иң мөһиме - чит ил товарларын кертү омтылышларына каршы көрәшергә түгел, ә үзебезнең авыл хуҗалыгы үсешенә ярдәм итү һәм, шул рәвешле, чит ил товарларын киштәләрдән кысрыклап чыгару", - диде Президент.

Шулай ук ил халкын да эмбаргога эләккән товарлардан баш тартып, үзебезнең җитештерүчеләргә теләктәшлек күрсәтергә өндәде.

Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading