16+

Владимир Путин хокук бозуларны бетерү буенча тәкъдимнәр көтә

Россия Хисап палатасы башлыгы Татьяна Голикова ил Президенты Владимир Путин белән очрашуда узган елга нәтиҗә ясады, дип хәбәр итә "Российская газета".

Россия Хисап палатасы башлыгы Татьяна Голикова ил Президенты Владимир Путин белән очрашуда узган елга нәтиҗә ясады, дип хәбәр итә "Российская газета".

2016 елда 2165 объектта 320 контроль һәм эксперт-аналитик тикшерү чаралары узган. Моннан тыш, федераль бюджет, дәүләттән финанс ярдәме күрсәтелгән төбәкләр бюджеты үтәлешен тикшерү кысаларында егермеләп чара уздырыла, дип белдерде Голикова. Ул китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, 3825 хоккук бозу ачыкланган, аның 899ы - дәүләт сатып алулары өлкәсендә.

Закон бозулар гадәттәгечә: контрактта язылган хезмәтләр күрсәтелмәү яки җиһазлар сатып алынмау, нигезле дәлилләрсез контрактның вакытын озайту. Голикованың докладыннан соң Путин аңардан Хисап палатасындагы хокук бозуларны бетерү буенча тәкъдимнәр көтүен белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading