16+

Владимир Путин илдәге ритуаль хезмәтләрнең сыйфатын күтәрергә кушты

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә илдәге ритуаль хезмәтләрнең сыйфатын күтәрергә кушты, дип яза «Коммерсант».

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә илдәге ритуаль хезмәтләрнең сыйфатын күтәрергә кушты, дип яза «Коммерсант».

Аерым алганда, илбашы зиратларга инвентаризация үткәрергә, ритауль хезмәтләр күрсәтүгә Россия буенча бертөрле якын килүне булдырырга тәкъдим иткән. Илнең һәр алтынчы төбәгендә күмү эшләрен башкара торган махсус хезмәтләр булмавы ачыкланган (ешк ына аларның вазифасын шәхси бизнес башкара). Шул рәвешле "ритуаль хезмәтләр күрсәтү базарында вазифалары өчен 10-15 тапкырга акча күбрәк сорый торган "соры" агентлар барлыкка килә, дип яза газета.

Сүз уңаеннан: Россиядә 80 мең зират бар, әмма ул, ташландык зиратларны да кертеп, берничә тапкырга күбрәк тә булырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading