16+

Владимир Путин: «Милләтара сәясәт стратегиясе – күпмилләтле Россиядә төп документ»

Россия Президенты Владимир Путин кичә Мари Эль Республикасы башкаласы Йошкар-Олада Милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышын үткәрде.

Россия Президенты Владимир Путин кичә Мари Эль Республикасы башкаласы Йошкар-Олада Милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышын үткәрде.

Биредә Россиядә 2025 елга кадәр төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә дәүләт милли сәясәте Стратегиясен тормышка ашыру мәсьәләләре тикшерелде, дип хәбәр итә "Татар-информ", "Марийская правда"га сылтама белән.

Владимир Путин Милләтара сәясәт стратегиясен күпмилләтле Россиядә төп документ дип атады. Аның нигезләре өч мең искәрмәләр һәм тәкъдимнәрне исәпкә алып төзелгән. Төп идеясе - Россия халыкларының этномәдәни күптөрлелеген саклау, милләтнең гражданлык үзаңын һәм рухи бердәмлеген ныгыту.

Россия дәүләте башлыгы һәр дәрәҗәдәге хакимият өчен бу юнәлештә эшләү төп шарт булуын ассызыклады. Һәр территориянең милләтара мөнәсәбәтләрдә үзенчәлеге булуын һәм аларны, һичшиксез, исәпкә алырга кирәклеген искәртте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading