16+

Владимир Путин: «Сезгә эш җитәрлек»

Россия Президенты Владимир Путинның бу юлы Казанга эшлекле сәфәренең программасы күп төрле, мөһим вакыйгаларга бай булды. Татарстан икътисады федераль югарылыктан бәяләнде.

Владимир Путин: «Сезгә эш җитәрлек»

Россия Президенты Владимир Путинның бу юлы Казанга эшлекле сәфәренең программасы күп төрле, мөһим вакыйгаларга бай булды. Татарстан икътисады федераль югарылыктан бәяләнде.

ТУ-160Мның граждан версиясе кирәк

Истәлекле вакыйгаларның берсе – Владимир Путин Горбунов исемендәге Казан авиация заводында җитештерелгән, яңартылган ТУ-160М бомбардировщигының беренче очышын күзәтте. Җирдән 300 метр биеклектә җиде минут очыш вакытында ил башлыгы очкычның мөмкинлекләрен ачыкларга, нәтиҗә ясарга, «моның бөтенләй башка машина» икәнен аңларга өлгерде. «Тышкы яктан караганда шул ук кебек, әмма двигатель, куәт бөтенләй башка. Бу – коллективның зур уңышы», – дип мактады ул очкычны. Тавыш тизлегеннән дә җитезрәк оча торган стратегик бомбага тотучы, «Аккош» буларак таныш очкыч, финанс кыенлыклары белән бәйле рәвештә, җитештерүдән туктатылган иде. 20 елдан артык вакыт узгач, Казан авиация заводында ТУ-160Мны торгызу проекты тәкъдим ителде. Совет чорыннан соң авиасәнәгать тарихында бу иң масштаблы, тиңсез проект булгандыр. «Билет бәясе илдәге уртача хезмәт хакына ярашмаганга гына, ТУ-144 җитештерелми башлаган иде, хәзер вазгыять башка. Бу самолетны кулланырга мөмкинлеге булган зур компанияләр бар», – дип искәртте Владимир Путин. Ул ТУ-160ның гражданнар өчен яраклаштырылган версиясен дә эшләргә кушты. Үзәк матбугатта басылган аңлатмаларына караганда, Россия Федерациясе вице-премьеры Дмитрий Рогозин әйтүенчә, иң мөһиме: Казан авиация заводында самолет канатының үзәк өлешен җыю оештырылган, көчле конструктор бюросы да булдырылган. ТУ-160 очкычының хәрби, граждан версиясе төзелешендә кулланылган алымнар рентабельлекне арттырырга ярдәм итәчәк.

Куанычлы яңалык – Владимир Путин Казан авиация заводында берсе 15 миллиард сумнан артык бәяләнгән 10 очкыч җитештереләчәге турында хәбәр итте. «2027 елга кадәр завод тулысынча мәшгуль булачак. Сезгә эш җитәрлек», – диде Президент. Бу, үз чиратында, яңа кадрлар да таләп итәчәк. Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов сүзләренчә, очкыч җитештерү өлкәсенә тагын 2 меңләп хезмәткәрне җәлеп итәргә җыеналар.

Евро-5 – кичәге көн

Татарстан икътисады өчен тагын бер уңышлы проект – Түбән Камада «Татнефть» ТАНЕКО комплексы нафтаны гидро чистарту һәм җиңел нафтаны изомерацияләү җайланмаларын эшләтеп җибәрде. Владимир Путин белән Рөстәм Миңнеханов та видеоконференция режимында бу чарада катнаштылар. «Татнефть» җәмгыятенең генераль директоры Наил Маганов әйтүенчә, әлеге иң зур федераль проект нефть эшкәртүне тагын да сыйфатлырак итәчәк. Бу җайланманы әзерләгәндә, төзелеш мәйданчыгында 10 меңгә якын кеше эшләгән чаклар да булган. Проектка компания 307 миллиард сум инвестиция җәлеп иткән. Проектны гамәлгә ашыруда 2 меңнән артык Россия компаниясе катнашкан. ТАНЕКО проекты 2023 елга кадәр исәпләнгән.
 
Бу юлы куллануга тапшырылган җайланма компаниягә яңа дәрәҗәгә күтәрелергә, дөнья базарында үз урынын булдырырга ярдәм итәчәк.
Россиядә эшләгән күп нефть эшкәртү комплекслары югары стандартларга туры килгән сыйфатлы продукция алу өчен чималны кат-кат эшкәртергә мәҗбүр, бу җайланма исә эшне тизләтә. ТАНЕКОның эшкәртү тирәнлеге 99 процентка җитә. Югары октантлы экологик яктан чиста компонент автомобильләр өчен бензин җитештерүдә файдаланылачак. Наил Маганов Евро-5 стандартларын кичәге көн дип саный. Алар инде Евро-6 ягулыгын да эшләргә әзер. Бу стандартларга норма кертүне, рөхсәт кенә көтәләр.

Владимир Путин исә, проектны эшләүдә өлеше кергән һәр хезмәткәргә, инженерларга, проектлаучыларга, «Татнефть» җәмгыяте директорына мөрәҗәгать итеп: «Бу чынлап та зур эш, искиткеч нәтиҗә. Уңышлар сезгә!» – дип, рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading