16+

Владимир Путин тоткыннарга балалары белән төрмәдән читтә озаклап күрешергә рөхсәт бирде

Россия президенты Владимир Путин тарафыннан тоткыннарга балалары белән төрмәдән читтә озаклап күрешү мөмкинлеген биргән Федераль канун имзаланган. Басылып чыккан канун 14 яшькә кадәрге баланың хөкем ителгән әти-әнисеннән башка кешесе булмаган очракларга кагыла.

Тоткыннарга өстәмә күрешүләр ял һәм бәйрәм көннәрендә бирелергә мөмкин. Хөкем ителгән хатын-кызларга төзәтү колонияләрендәге балалар йортларында балалары булганда, аларны туганнарына яки балалар йортына урнаштыру өчен 15 тәүлеккә кадәр колониядән читкә чыгарга мөмкин булачак. Бу хакта "Татар-информ" "Коммерсант" хәбәр итә.

Моннан тыш, озак вакытлы күрешүне инвалид балалары булган ата-аналарга да рөхсәт итәчәкләр. Әлеге чаралар югары җәзага хөкем ителгән аеруча куркыныч җинаятьчеләргә, каты авыруларга кагылмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading