16+

Волгоградтагы шартлау урыныда бер кешенең гәүдәсе табылган, калган биш кешене эзләү дәвам итә

Кичә көндезге 12ләр тирәсендә Волгоградның Космонавтов урамында урнашкан йортның җиденче этажында шартлау булган.

Кичә көндезге 12ләр тирәсендә Волгоградның Космонавтов урамында урнашкан йортның җиденче этажында шартлау булган.

Шартлау нәтиҗәсендә әлеге йортның бер подъезды тулысынча диярлек җимерелгән һәм анда якынча 150 кеше яшәгәнлеге ачыкланган.

Щлеге фаҗига урынында коткаручылар эзләү һәм тикшерү эшләрен дәвам итә. Алар бер кешенең үле гәүдәсен тапканнар, хәрабәләр астында тагын биш кеше булуы фаразлана. 11кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән хастаханәләргә озатылган.

Фаҗига урыныда психологлар, волонтерлар эшли. Тораксыз калучылар өчен 33 мәктәп һәм 9 лицей бинасы вакытлыча тору пункты итеп эшләнгән. Җирле хөкүмәт зыян күрүчеләргә резерв фондыннан ярдәм күрсәтәчәк, дип яза ria.ru.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading